Хабибов Каюмга 100 яшь!
Каюм Сабир улы туып,
Абдуллада яшәгән.
Җиде класс тәмамлагач,
Бригадир булып эшләгән.
Унҗиде яшь тулу белән,
Армиягә алынган.
Хезмәттә Ерак Көнчыгыш,
Укчы командир булган.
Японнарны җиңеп кайткач,
Төрле эштә катнаша.
Склад мөдире дә була,
Районның судында да.
Белемләрен дә күтәрә,
Кичке мәктәптә укый.
Аннан инде партхоз актив
Мәктәбен дә тәмамлый.
Райкомда инструктор була,
Аннан колхозга китә.
Җитәкче итеп сайлана,
Анда утыз ел эшли.
Әккүз, Шәммәт, Кыпчак авыл,
Княз-Елга, Калининны-
Биш авылны берләштергәч,
Авыллар нык яхшырды.
Күп төзелеш алып барды,
Фермаларны яңартты.
Ремонт мастерскойлар төзеде,
Авыл саен клуб ачты.
Һәр авылда мәктәп төзеп,
Кешегә йорт сал