Лачыннарга оя булган төбәк,
Авылкаем минем, Лачынтау.
Капкаларың ачып,көтеп торасыңдыр,
Юллар төшми әле, юл урау.
Кыяр -кыймас кына атлап
Кергән идем ул капкадан,
Үз кызыңдай мине кабул иттең,
Сәлам юллыйм гына, диеп,
Сүз башлаган идем,
Хәтер урамына кереп киттем…
Туган кебек якын күршеләрем,
Кайсыгызның кереп хәлен белим?
Кемнәр бар да, кемнәр юк икән бит…
Өйдән-өйгә сезне барлап йөрим…
Чишмәм буйларына алып килде юлым.
Улагыннан тулып су ага.
Талларыңны кочып басып тордым,
Алар да бит мине сагынганнар икән,
Яфрак очларыннан яшь тама…
Агыйделем, кошлар очар биеклектән,
Сиңа карап тордым Таш башыннан.
Лачынтауны күрми үтмим, диеп,
Борылышлар ясап,
Үзгәрткәнсең син дә агышыңны.
Менә әл