😜Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ «Хәтерсезлек».
Галәветдиннең бармагы сынды. Шап кына иткән иде, шырт итте. Уң кулының урта бармагы, иң кирәклесе. Механизатор өчен аеруча...
Хастаханәдә бармакны кысып бәйләделәр, эштән азат итеп, язу бирделәр.
– Страхование алу өчен, документ тутырырга кирәк. Туры килгәндә, файдаланып кал, – дип киңәш бирделәр хезмәттәшләре. – Эш урынында имгәнгән өчен акчасы да күбрәк аның...
Галәветдин страхованиенең мәҗбүриенә дә, иреклесенә дә килешү төзегән иде. Икесенә дә акча тиячәген күз алдына китергәч, күңеле җылынып китте.
– Кайда һәм ничек сыну турында акт төзергә кирәк. Үзеңнән башка ике шаһит булсын, – дип өйрәттеләр аны инспекциядә.
Акт төзелде. Шаһит итеп Сафа белән Шаһ