Андый хыялларым булмаса да,
Төшемдә мин булдым зур түрә,
Хатын белән без кунакта имеш,
Урыныбыз безнең иң түрдә.
Алларына килгән ашларын да,
Миннән алда алып капмыйлар,
Мин яратып капкан ризыкларны,
Барысы да үлеп мактыйлар.
Мин сөйләсәм,башка бер тавыш юк,
Мине генә бар да тыңлыйлар,
Сүзләрегез бигрәк дөрес-диеп,
Мактау белән дә бит сыйлыйлар.
Бокалыма,иң шәп шәрабларны,
Үзем салмыйм,...миңа салалар.
Хатыныгыз бигрәк сөйкемле-дип,
Хатынны да мактап алалар.
Ашап-эчкәч,җырлыйсы да килә,
Сүзен сөйлим,көен сызгырам.,
И мактыйлар мине,и мактыйлар,
Артистлардан имеш уздырам.!
Түрә булгач,мин дә юан имеш,
Биеп булмый икән шәп итеп.