Сагыш
Уфаларга китеп барам,
Анда һәйкәл, анда ат!
Уфаларга җитеп киләм,
Юк, күренми Салават!
Томан дисәм, томан түгел,
Бусы нинди галәмәт?
Уфа синсез Уфа мени -
Кая киттең, Салават?
Кояш сүнде, өнсез һава,
Җанда да шул үк чама.
Бәгыремдә әллә яңгыр,
Әллә күз яше тама.
Уй йомгакларым чуалды,
Бар да салкын, бар да ят.
Уфам синсез җансыз кебек,
Кайтып китәм, Салават...
06.10.2025.