Бүген минем туган көн!
Оныгым Сәидәгә
Бүген бездә олы бәйрәм,
Бүген бездә тамаша!
Исе китәчәк, Арчадан
Бабай килеп караса.
Тәм-томнарның хисабы юк,
Ашап бетәрлек түгел,
Ашый башласаң, бетмичә,
Торып китәрлек түгел.
Бүген миңа бер яшь тулды,
Белмәгәнсездер әле,
Белмәгәнгә күрә генә,
Килмәгәнсездер әле.
Мине мактау, котлау белән
Башланды бу иртәбез.
Әти, әни, абыйлар, мин -
Бишәү бәйрәм итәбез.
Бар да яратып карыйлар,
Бар да шат, көлеп тора.
Аларга карап, үземнең
Көләсем килеп тора.
Әти, әни, абыйларым
Туган көн үткәрәләр.
Чиратлап биттән үбәләр,
Чиратлап күтәрәләр.
Ул уйныйбыз, ул биибез.
Күңелле, бәйрәм булгач.
Өчләтә күңелле икән,
Төгәл бер яшең тулгач.
Туган көнем шун