Юбилей
Саулармысыз, минем остазларым!
Саулармысыз, яшьтәш – дусларым!
Саулармысыз, тәүге җимешләрем,-
-Мин укыткан укучыларым!
Саумы мәктәп—белем учагыбыз!
Саумы, безнең туган йортыбыз!
Бүген синең олы юбилеең,
Туган көнең белән котлыйбыз!
Кем битараф түгел – шулар килде
Синең бәйрәмеңә, сөенеп.
Дулкынланып ишекләреңне ачабыз
Шатлык яшьләренә төелеп.
Сәбәп итеп җыелыштык бүген,
Килгән сыйныфташлар янәшә,
Барчабызны бергә җыйган өчен
Рәхмәт, сиңа мәктәп, мең яшә!
Ярты гасыр гомер үтеп киткән
Без ишегең ачып кергәнгә,
Яңа мәктәпнең иркен залларында
Горурланып , сөенеп йөргәнгә.
Өлгергәнлек таныклыгы алып
Таралыштык төрле җирләргә,
Синдә үткән