Бик кыен булыр.
(Хикәя)
Гаян Аграфенаны командировкадан алып кайтты. Механизаторлар Бакалы районына салам кысырга баргач, квартирага төшерделәр. Буйга җиткән ике кызлары да бар икән.
Кичләрен яшьлләр клубка йөри, кинога керә. Ә тулы гәүдәле, беләк юанлыгы җирән толымлы Аграфена, кинәт кенә өйдә утыра башлады. Көне буена өй җыештыру, ашарга пешерү эшләре белән мәшгуль. Баксаң, ул Гаянга күз салган бит! Ял көннәрендә иң яхшы киемнәрен киеп, төрле йомыш табып, аңа сүз кушып йөри.
Абыйсы, Гриша, эшнең нидә икәнлеген сизенеп, кызны кисәтеп куйды:
-Сизенәм, сеңлем, йөрәгең җилкенгәнен. Әммә шуны бел, Груша, Гаянның туган ягында керәшеннәр юк. Анда бөтенләй икенче мәдәният. Гаян сиңа өйләнә кү