....Иремнең танышы авылдан хатынның әнисен алып килдек дигәч, күчтәнәчләр, әнисенә бүләк алып, әзрәк сөйләшеп утырыйк дип кунакка барып килдек. Тик кунактан кайтканнан бирле, җаным нигәдер тыныч түгел. Аптырап, бәлки җаным тынычланыр дип, күңелем кичерешләрен ак биткә салырга булдым...Танышымның әнисе күз алдыннан китми... Бәләкәй генә какча гәүдәле әби...Авыл әбие...Өйне бикләп китәргә туры килде, балам, дип күзләреннән яшь атылып чыкты. Кесәсеннән кулъяулыгын эзли башлады. Аның күзләрендәге сагышны күреп, үзем дә түзмәдем, әбием белән икәүләшеп, кочаклашып елап алдык...Икебезгә дә җиңелрәк булып китте. Ул арада танышларым табынга чакырды. Әйдәгез, бергә барабыз дигән идем, юк, балам, үзе