ИСӘН ЯШИК ,ИСӘН БУЛЫП!
Исәнлек бир ,Ходай, барына да,
Тормыш яме бары саулыкта.
Чагыштырмасы да юк бит аның,
Сукыр бер тин- алтын, байлык та.
Сәләмәтлек булса гына тәндә,
Чәчкә ата гөлләр җаныңда.
Бәхетле елмая якыннарың,
Оныкларың йөгерә яныңда.
Саулык булса кояш якты яна,
Кошлар сайрый күңел түрендә.
Һәммәсе дә исән –имин булып,
Шат яшәсен туган җирендә!
Сәләмәтлек бәхетнең нигезе,
Ныклы нигез кирәк яшәргә.
Бәхетләргә төренеп шатлыкларда,
Вакыт бирче,Ходай, яшьнәргә.
Саулыктан да нәрсә кыйммәтерәк,
Саулыктан да ни бар кадерле.
Барысы да сау-сәләмәт булса,
Менә шунда тормыш кадере.
Фирдат Валеев.Чулпан.
11.01.2019.