ТУГАНЫМА КИЛДЕМ
Туганымның хәлен белим диеп,
Капка ачып керсәм бер мәлне.
Каршы яктан тавыш ишетелде:
-Син туганым әллә исәнме?
Үземә дә кыен булып китте,
Күптән икән күрешмәгәнгә.
Хәлләр сорашып, куллар бирештектә,
Килеп утырдык тышта бүкәнгә.
Утырабыз ят кешеләр сыман,
Тегеннән-моннан сүзне әвәләп.
Әти-әниләрне искә алдык,
Ул чагында тормыш түгәрәк.
Тормышына нәрсә булган диеп,
Эндәште мине чәйгә туганым.
Башта никтер кыенсынган идем,
Кабат инде кыстатып тормадым.
Бергә эчтек тәмле, сөтле чәйләр,
Рәхәт булып китте күңелгә.
Ничек инде рәхәт булмасын ди,
Туган, туган инде ул гомергә.
Туганыңның хәлендә белмәгәч,
Нигә кирәк матур яшәүләр.
Тупсаң үтеп, чәй дә эчмәгәч,
Кирәкме ул ,биек к