Яңа ел килә, Яңа ел, диеп
Өметләнеп көтә күңелләр.
Изге теләкләр теләшә дуслар,
Котлашалар абый-сеңелләр.
Яңа елда — яңа бәхет, дибез,
Былтыргысын кая куярга…
Искеләрен, коллекция итеп
Зур сандыкка әллә җыярга?
Зур шатлыклар теләшәбез һәрчак,
Кечкенәсе түгелме шатлык ?..
Яңа уңыш, байлыклар телибез,
Бәхетле һәм кадерле картлык.
Ирешкән уңышлар артта кала,
Калган кебек яшәлгән гомер.
Чәчләргә чал керә — энҗе төсе,
Тик барыбер яшәрә күңел.
Йөгәнләп тә тотып булмый кайчак
Ургылалар туктамый, хисләр.
Картаймый төсле бары тик йөрәк,
Төшсәләр дә авызда тешләр…
Әй, яшьлекне «Өч»ле атлар белән
Әйләндереп алып кайтырга!
Иске бәхет, иске уңышларны
Шомартырга һәм яңартырга!
Тик килерме икән, дуск