Хәбәр
Нәзифә КӘРИМОВА
Ул телеграммада ике генә сүз бар иде. "Умер. Приезжайте".
Шуны кулына китереп тоттырганнан соң, Фәридә, кая барып бәрелергә белми, бермәлгә зиһенен югалтып торды. Шәрифтер… Башкасы булмас… Монысы инде Фәридә күргән, кичергән кайгыларның берни түгеллеген, авыры менә кайда икәнлеген аңлатучы бер хәбәр иде.
Үтте китте гомеркәйләр
Сабыр итеп, бәхет көтеп.
Адашкандыр бәхеткәем —
Кайгы килә ишелеп, ишелеп…
Шулай итеп, үз кайгысына төренеп, үзенә-үзе җыр чыгарып утырган Фәридә, авылындагы Хыялый Сәлимәне исенә төшерде. Ул да өч улына да сугышта "батырларча һәлак булды" дигән кәгазьне алгач, шулай авыл буйлап җырлап йөри башлаган иде. Кеше белән сөйләшмәде. Кеше күренсә, бо