. Тулмый торган карын
"Бер патшаның бакча ишегенә кемдер шакый. Патша ишекне үзе ача һәм соранып йөрүче, нурлы йөзле бер фәкыйр"не күрә: "- Әй фәкыйрь, бүген син үзеңне бәхетле итеп саный аласың. Чөнки бүген минем кәефем бик яхшы. Шуңа күрә, нинди теләгең бар – сора, үтәрмен. Теләсәң , сине кәнагат"ләндерерлек күләмдә мал-мөлкәт бирә алам,"- диеп әйтә.
"- Ай-хай, патша галиҗәнәп, каян алырсың икән шулкадар мөлкәт?-" диеп әйтә дә фәкыйрь, кумтасыннан түгәрәк савыт чыгара. Патша көлемсерәп кенә куя, кесәсеннән акча янчыгын чыгара да , бу савытка бушата. Бу көмешләр белән, күләменә карасаң, савыт тулырга тиеш булса да, тулганы күренми. Патша сәерсенеп , үзенең янында торган вәзирләренең дә алт