Гөлнур Салихова
Йә Аллаһым!
Йә Сәмиигү, йә Бәсыйр! Син – Ишетүче, Син – Күрүче.
Син күрмәгән бер ни дә юктыр, Син ишетмәгән бер сүз дә юк.
Шушы изге Җомга көнеңдә минем догаларымны да ишетеп, кабуллардан кыл!
Йә Аллаһ! Син әл-Гаффәр, әл-Гафур. Үзеңнең чиксез рәхмәтең белән Син – гөнаһларны гафу итүче, ярлыкаучы. Йә Тәүүәбүр-Рахиим! Минем гөнаһларны, балаларымның, оныкларымның, әнкәйнең, әбекәй-бабыкайларның, нәселемдә иман белән ахирәткә күчкән туганнарымның гөнаһларын, хата-ялгышларны гафу ит! Тәүбәләребезне кабул ит, безне ярлыка! Белеп вә белми кылган, җәһиллек белән, яшьлек юләрлеге белән кылган, үземнең тарафтан онытылган гөнаһларымны гафу ит! Син генә гөнаһларны гафу итүче...