Котлы булсын, эни, туган көнең,
Озак яшә…. бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен сиңа Ходаем!
Яратабыз сине ❤️