ИСЛАМДА ЖИРЛӘҮ ЙОЛАЛАРЫ
(Әнкәемнең дәфтәренә язып калдырган бер мөнәҗәтеннән өзекләр дә китерәм)
Арыш басуында сайрый бер тургай,
Тәкъдиргә каршы һич торып булмый.
1. Үлем түшәгендәге кеше янында үзеңне ничек тотарга, шулай ук аның үз-үзен тотышы турында Р.Мәүди яхшы итеп тасвирлаган. Иң мөһиме, минем истә калганы, авыруны игътибар белән тыңларга, аның һәр сүзен тотарга, «алай дип әйтмә, син әле тереләсең, озак яшәрсең, без әле синең 100 яшеңне үткәрербез...» - дигән сүз түгел, ә аның белән сөйләшергә кирәк.
Әгәр авыру якыннарына үгет-нәсихәт бирә икән, «син әйткәнчә, барысын да эшләячәкмен», - диюең яхшырак, аның күңеле була, тынычлана.
Каберем өстенә чәчкә куегыз,
Агач утыртып, кош кундыр