ТАТЛЫ ДА УЛ,АЧЫ ДА.
Тормыш катлаулы нәрсә,
Ул бик ачы, һәм төче.
Юлын лаеклы үтәргә,
Кемнәрнең җитә көче?
Тормыш кадерле зиннәт,
Авыр диеп, бирешмә.
Дөрес яшә,гадел бул,
Хыянәткә килешмә.
Гомер юлы җиңел түгел,
Түзә алсаң-яшисең.
Кайчагында сүреләсең,
Вакыт-вакыт яшьнисең.
Саубуллашмый ул киткәндә,
Гомер яшең җиткәндә.
Җавабып бирердәй бул,
Барыр юлың беткәндә!
Фирдат Валеев.Шаран.
19.11.2025.