Тынычланыр дөнья
Бар да яхшы булыр Аллаһ кушып,
Җиңү алып кайтыр малайлар.
Тормыш дәвам итәр без дигәнчә,
Оныкларын сөяр бабайлар
Тынычланыр дөнья, гөлләр үсәр,
Шат күрешү көтми соң кемнәр.
Тырыш, сабыр, горур сөйгән халкым,
Имин туар өр-яңа көннәр.
Күз яшьләре кибәр аналарның,
Моңнары да булыр башкача.
Начарлыкка гел юрыйсы килми,
Авыр сүздән каләм дә кача.
Болганулар бетәр, китәр диеп,
Башын имәс батыр яшьнәтә.
Хәсрәт сүзен акыл кабул итми,
Ачыш көтеп, өмет яшәтә.
Кәүсәрия Ямалиева.