Камыры юка, кетер-кетер итеп торган, эче шулпалы булган өчпочмак рецепты.
Камырга бер чокыр сөт, бер пачка ак май, ике аш кашыгы 20 процентлы каймак, ярты чокыр көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 5 чокыр он салдым. Бөтенесен туглап, камыр бастым да ярты сәгать ял итәргә куйдым. Шул вакыт эчендә эчлеккә күп итеп суган турадым, бераз бәрәңге, бозау ите, әз генә каз ите салдым. Тоз, борыч куштым.
.
Юка гына итеп җәеп, өчпочмакларны бөктем. Җәйгән чагында он салмадым, бик әйбәт җәелә. Ясап бетергәч тә, газ мичендә 150 градуста пешердем.