Алтын куллы хирург!
Робис Акрамов баш хирург
Көне- төне эшендә.
Баш күтәрергә вакыт юк-
Кайный ул ут эчендә.
Операцияләр ясый
Көннәрен дә, төнен дә.
Шәмбе- якшәмбесе дә юк,
Сирәк була өендә.
Кырык еллап инде менә,
Ал- ял белмичә эшли.
Рәхмәтле аңа бар халык-
Мактау телдән дә төшми!
Коткарып калды районның
Меңләгән адәмнәрен.
Бер генә гаилә дә юктыр
Күрмәгән ярдәмләрен.
Федерал юлда булгачтан,
Мәшәкатьләр күп була.
Чит кешеләргә ярдәмгә
Беренче кулын суза,
Алтын кулда алтын скальпель
Күп кешене коткарды.
Бик катлаулы шартларда да
Үлемнән алып калды...
Ял итәргә вакыты юк,
Бәйрәмнәр дә аңа юк.
Эш өчен янып яшәгәч,
Гаиләгә дә вакыт юк.
Акрамов ясады бик күп
Меңләгән операция.
Кайберләре