ЯЗМЫШЛАААР...
Эткәләде, төрткәләде тормыш,
Аямады төсле бар яктан.
Кайчагында тартып торгызса да,
Кайчагында екты аяктан.
Кайчагында уңлы-суллы итеп
Янаклады алып якадан.
Нинди гаепләрем өчен микән
Язмыш шундый үчен кайтарган?
Типкәләде, уш җыярга бирми
Кайчак салып аяк астына.
Авыр булса да бик, акырынлап
Күнегелә икән барысына.
Күнегелә икән һәм түзелә,
Язмышыңа шулай язгачтын.
Тик яшәлә икән арытаба да
Ни күрәсе бар дип, бу башның?
Ничек кенә чәбәләнмә икән,
Язмышыңа барыбер күнәсен.
Тәкъдиренә язганынны күрми,
Китеп булмый җирдән күрәсең.
Гомер кичү җиңел түгеллеген
Кем кичергән аны, беләдер.
Ничек кенә булса да бит барыбер,
Яшәү-бәхет, яшәү - бердәнбер!
Язмышлар ге