Фильтр
🔹🔸«Татар кызы» бәйгесенең зональ этабында райондашыбыз Илүзә Галимҗанова катнашты
Кукмарада узган бәйгедә Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан килгән кызлар көч сынашты. Тулырак... (https://saby-rt.ru/news/rayon/tatar-kyzy-baigesenen-zonal-etabynda-raiondasybyz-iluza-galimanova-katnasty)
🍜Укучылар токмач кистеләр, жюльен пешерделәр
🔹Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Пешекче эше» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «Оста-Саба» чемпионаты узды.Аш-суга осталыкта районыбызның 27 укучысы көч сынашты. Укучыларның эшләрен Сабаның танылган аш-су остасы Фирүзә Бәшәрова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
🔸 5-7 класс укучылары коймак пешерүдә, табынга сервировкалап җиләк-җимеш тезүдә көч сынашсалар, югары класслар оста итеп токмач кистеләр, француз кухнясы ризыгы- жюльен пешереп күрсәттеләр. Конкурсантлар арасында ике егет тә ризык әзерләүдә кызлардан калышмады.
5-7 класс укучылары арасында җиңүчеләр түбәндәгечә булды:
1⃣ урын – Мәрьям Хазирова, Тимершык урта мәк
Моңа кадәр Саба муниципаль районы башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган Ирек Рамазан улы Гарипов Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде.
Ирек Рамазан улын котлыйбыз, яңа җваплы вазыйфада уңышлар телибез!
Сабада яшәүче Шәфкыя Шляпинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән олуг юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, мәктәп җитәкчелеге котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Шәфкыя Абдрахман кызы Шляпина 1930нчы елның 21нче ноябрендә Татарстан республикасы Әгерҗе районының Иҗ-Бубый авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия институтында белем ала һәм гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлый. 1950нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчы 1985нче елга кадәр Саба районы мәгариф учреждениеләрендә педагог буларак хезмәт куя. Педагоги
🔹🔸Бүген салым хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

Айрат Шәфыйков, салым инспекциясе җитәкчесе:
🇷🇺21 ноябрь - салым органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән 21 ноябрьдә билгеләнеп үтелүче һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
🔹 Сез районның, рес­пуб­ликабызның һәм тулаем илебезнең икътисадый иминлеге гаранты буларак, иң мөһим бурыч­ларның берсен үтисез. Сезнең эшчәнлегегез финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә, уңай социаль-икътисадый вәзгыять булд
🇷🇺Ел саен 19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре гаскәрләре көне билгеләп үтелә

▪️1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операц
🔹🔸«Сабалета» командасы КВН Лигасының 30 еллык юбилеен бәйрәм итү чарасында катнашты

Яр Чаллыда «Сабалета» командасы татар КВН Лигасының 30 еллык юбилеен бәйрәм итү чарасында катнашты. Бу чара юмор һәм иҗат сөючеләр өчен чын вакыйгага әверелде!  Берничә көннән соң, 13 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова концертлар залында татар КВН Лигасы чемпионнары кубогы узды.  «Әйдэ, ШаяРТ "җыелма командасы составына "Сабалета" командасы да кергән иде. Команда оста уен күрсәтте һәм чын мәгънәсендә кичәнең якты бизәге булды.
"Саба таңнары"на - 95 яшь (тарихи сәхифә)
Газетабызның 95 еллыгы уңаеннан игътибарыгызга тарихи сәхифә тәкъдим итәбез.
Фотода алдагы фонда "Саба таңнары" газетасы редакциясенең элеккеге бинасы. Фотоны хәбәрчебез Нурхан Дәүләтов каршыдагы мәчет манарасына менеп төшергән. Бу бинаны хәтерләүчеләр булса, ❤️ җәлләмәгез, дуслар
Показать ещё