📆2026 елның 22 гыйнвар көне
Бүген Сабада аязучан болытлы һава, көндез температура −19°..., төнлә −25°...градус булачак.Җил төньяк-көнбатыштан 2-3м/с.
Халык сынамышы: Җил көньяктан иссә, июнь көйсез булачак.
Көн бик кояшлы булса, җәй коры һәм эссе булачак.
Күк йөзендә бер генә болыт та булмаса, яз иртә киләчәк.
Кошлар агачларның иң очында, югарыда утырса, тиздән көчле салкыннар киләчәк.
Аяз көн яхшы уңыш вәгъдә итә.
22 гыйнварда башланган бураннан сак булырга кирәк.