Мәчеткә барганда...
Туу белән үлем арасында
Тормыш дигән кыска ара бар.
Шул араны үткән чакта безгә
Сайлар өчен ак һәм кара бар.
Кайберәүләр сайлый акны гына,
Татып карый кемдер карасын.
Вакытында уйлап бетерми шул
Ходай каршысына барасын.
Монда йөргәннәрнең күпчелеге –
Динсез заманалар баласы.
Нишләп була, шунда туры килгәч
Туу белән үлем арасы?..
Күпләребез инде, тәүбә итеп,
Ходай юлын күптән сайлады.
Дога көйләп, изге эшләр кылып,
Хак дин тирәсендә кайнады.
Дога көйләү – бик рәхмәтле фигыль,
Тәүбә итүләр дә – мактаулы.
Аллаһ кушып, барыбызга язсын
Мәчет сукмакларын таптауны...
Ул да килә монда... Бу да килә...
Һәркемгә дә ачык ишекләр.
Яшь чактан ук уйлап йөрсәк иде:
"Картаюым булыр