Ак төсләрне юрыйк бәхеткә.
Туган якка кышлар аяк баса,
Күбәләкләп ява ак карлар.
Кар бөртеге кебек тик актан,
Булсын дуслар уйлар , хыяллар.
Һәр бер йортка , һәр бер гаиләгә ,
Бәхет алып килсен ак кышлар.
Өебезгә күңел тынычлыгы,
Эшебездә көтсен уңышлар.
Карлар ява , ап - ак карлар ява,
Акка төреп барча жиһанны.
Ак карларны ак бәхеткә юрап,
Каршы алыйк карлы кышларны.
17.11.2025.( Мәдинә Ихсан ) .