Хөрмәтле авылдашлар!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак. Күңелләрдә әле узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...
Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Яңа ел якынлаша, бер кичкә генә булса да тормыш мәшәкатьләрен онытып бәйрәм итик. Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән 2026 ел белән котлыйбыз. Бу ел барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булып, сабыйларыбыз дөньяга үз