АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘГӘ ТӘВӘККӘЛ ИТҮ
Аллаһы Тәгалә кешеләрне - инсаннарны шулай итеп яраткан: без киләчәкне белмибез һәм киләчәк турында гел борчылып яшибез. Кияүгә чыкмаган кыз, өйләнмәгән егет булса: "Минем ирем, минем хатыным кем булыр, ничә балам булыр, нинди йортта яшәрмен, нинди машинада йөрермен, бай булырмынмы, фәкыйрь булырмынмы икән?" - дип, фикер йөртә һәм уйга бата.
Кайвакытта Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә, безгә сынау йөзеннән, кыенлык, хәсрәт, кайгы, бәла-каза җибәрә. Һәм шул вакытта иманнан һәм исламнан ерак кешеләр, башларына тотынып: "Нәрсә булды, ничек яшәргә? Бу хәлдән ничек чыгарга?" - дип, кайгыга баталар. Күбесе чирли башлый, хәтта үз-үзләренә кул да салырга мөмкиннәр.
Ә мөселман