Безнең хөрмәтле яраткан укытучыларыбыз Зөләлә апа Əхәтовна һәм Гүзәл апа Мигмановна. Икесен дә саулыкта-иминлектә, бергәлектә, шат күңелдә күрү бик рәхәт булды, фотографиягә зур рәхмәт.
Зөләлә апабыз Əхәтовна безне татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан укытучыларның берсе булды, сөйкемле, нурлы карашлы, пөхтә кыяфәтле, тәмле сүзле, үз һөнәренә, үзе сайлаган татар теле һәм әдәбиятына чын мәгьнәсендә гашыйк Укытучы ул. Аның да тырышлыклары белән бездә газиз туган телебезгә карата ихтирам гомерлек урын алды. И туган тел, и матур тел - әткәм-әнкәмнең теле ул, Зөләлә апабыз укыткан газиз туган телебез ул.
Гүзәл апабыз Мигмановна безнең иң яраткан укытучыларыбыздан, чөнки ул безнең класс җитәкчесе