Предыдущая публикация
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Больше информации
  • Главная
  • Видео
  • Группы
  • Люди
  • Публикации
  • Игры
  • Подарки
  • Поздравления
  • Рекомендации
  • Помощь
  • русский
Левая колонка
Фотография от Разиф Давлетов

Разиф Давлетов

Последний визит: 10 янв
Фотография от Разиф Давлетов
Фотография от Разиф Давлетов
Фотография от Разиф Давлетов
Gif
Фотография от Разиф Давлетов
Фотография от Разиф Давлетов
Фильтр
ЗаметкиУвлечения
Разиф Давлетов
19 мар 2024
МӘҢГЕ БЕРГӘ!

Йокысыз төн! Кайнар хисләр!
Серле караш! Сихри күзләр!
Куллар кулда! Күзләр күздә!
Тәүге үбү! Назлы сүзләр!

Таң каршылау, иңнәр иңдә,
Уй-хыяллар - гомерлеккә
Икәү бергә! Икәү бергә!
Бу дөньяда - мәңгелеккә!

Тәүге сөю, тәүге хисләр,
Кача-поса күрешүләр!
Юктан гына кызык табып,
Икәүләшеп көлешүләр.
Мәхәббәттән исерүләр!

Бар да истә, хәтеремдә,
Бүгенгедәй күз алдымда.
Онытылмый саф мәхәббәт,
Үткән гомер агымында.

... Инде менә ничә еллар
Сөеп карыйм күзләреңә!
Иреннәрем кабатлыйлар:
Мәңге бергә! Мәңге бергә!

РӘЗИФ ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ.
19.03.2024.
Разиф Давлетов
24 дек 2023
СИН КАЙТ КЫНА

Төшкә кердең бүген, җанкисәгем,
Сагынганны әллә сиздеңме?
Кочагыңа алып карап тордың,
Күзләремә төбәп күзеңне.

Үзең һаман шулай шаян сүзле
Һәм карыйсың миңа елмаеп.
Ә чәчләрең керпенеке кебек,
Элеккечә тора тырпаеп.

Кочагыңа кереп сыендым да,
Башларымны куйдым иңеңә.
... Шундый рәхәт булган икән элек
Тормыш көтүләре икеңә.

... Уянгач та әле, ышанмыйча,
Синең кулларыңны эзләдем.
...Кая гына барып төртелсәм дә,
Бөтен җирдә синең эзләрең.

Мин ышанам, тиздән очрашырбыз,
Мәңгелеккә син бит китмәдең.
Киткән чакта - Мин кайтырмын! - дидең:
Һәрвакытта вәгъдәң үтәдең!

... Син кайт кына, ә мин, каршы алып,
Күзләреңнән синең үбәрмен.
Син кайт кына исән-имин килеш,
Мин саг
Разиф Давлетов
22 дек 2023
БУРАН! БУРАН!

Буран, буран!
Күз ачкысыз!
Әйләндерә, бөтерә!
Эзләремне карга күмеп,
Бер мизгелдә бетерә...

Буран! Буран!
Күңелемдә
Кубарасың давыллар.
Хисләремне булмый тыеп,
Ташкындай агылалар!

Хисләремне тыя алмый,
Адашам бураннарда.
Очратырмын кебек сине,
Кар баскан урамнарда...

Буран! Буран!
Кайтарасың
Яшьлегем таңнарына.
Очам кебек сихри атның,
Тотынып ялларына!

Адаштыра мине буран,
Ак карлы дәрьясында.
Хисләремә чумып йөрим,
Мәхәббәт дөньясында.

Тәүге сөю, тәүге хисләр...
Калдылар еракларда!
Мәхәббәтем табармын күк,
Давыллы бураннарда!

Буран! Буран!
Уйларымны...
Еракка илтәсең дә...
Зинһар өчен калдыр мине,
Яшьлегем иртәсендә...

РӘЗИФ ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ.
20.12 .2023.
Разиф Давлетов
22 дек 2023
МИН КАЙТЫРМЫН

Мин кайтырмын, бәгърем, син генә көт,
Кайтмый калмам синең яныңа.
Яратуың һәрчак саклап йөртер,
Дәва булып ярсу җаныма.

Мин кайтырмын, өметеңне өзмә,
Тайпылмамын биргән сүземнән.
Авыр чакта беләм: син җибәргән
Фәрештәләр саклар үлемнән.

Мин кайтырмын, кайнар кочагыңда
Эрер өчен, таңнар атканчы.
Мин кайтырмын, ерак офыкларга
Янар кояш кереп батканчы.

Мин кайтырмын, синең
кулларыңның,
Кабат тояр өчен җылысын.
Мин кайтырмын синнән еракларда,
Өзелмәсә соңгы сулышым.

РӘЗИФ ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ.
21.12. 2023.
Разиф Давлетов
15 дек 2023
ЙӨРЕР ИДЕМ СИНЕ ҖИТӘКЛӘП

Синсез менә тагын язлар үтте,
Җәй дә үтте... үтте көзләре...
... Тик һаман да миңа карый кебек,
Әнкәй синең моңсу күзләрең...

Аркамда мин әле һаман тоям,
Кулларыңның әнкәй, җылысын.
Дога укыганда бәхетләрнең,
Син теләдең безгә олысын.

Бүген менә тагын килеп җитте,
Синсез генә туган көннәрең...
Синсез үтә айлар, үтә еллар,
Сине саг(ы)нып үтә көннәрем.

Күз алдыма килеп баса синең,
Елмаюлы нурлы йөзләрең!..
Әнкәй исән чакта иң бәхетле
Булганбыз бит, шуны белмәдем...

Бер күрәсе иде сине әнкәй,
Төшләргә дә сирәк керәсең...
Еллар үткән саен юксынуым,
Арта гына бара, күрәсең...

... Хәтеремдә - яңгыр яуган көнне,
Килгән идең миңа кунакка.
Җитәкләп мин сине йөрткән
Разиф Давлетов
26 окт 2023
ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ КЕРЕП БАРАМ ӘЛЕ

Бар җиһанда көзге яфрак исе,
Сары юрган җиргә җәелгән.
Күңелләрем мөлдерәмә булып,
Назлы-моңлы хискә күмелгән.

Йөзеп барам яфрак диңгезеннән,
Көзге матурлыкка таң калып.
Җил искәндә мин дә тибрәләм күк,
Алтын дулкыннарда чайкалып.

Кочагына алып мине көзем,
Күзләремә карый текәлеп.
Яфракларны куган көзге җил дә,
Мин елмайгач, исә үртәлеп.

Гомеремнең бер мизгеле кебек,
Көз дә бит ул, елның мизгеле.
Үтеп китәр, сиздермичә генә...
Кабат язлар җитәр беркөнне!

Көзләрдә дә яшәү дәртем арта,
Сокланамын сары төсенә.
Җырлый-җырлый кереп барам әле,
Гомеремнең алтын көзенә!

Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.
26.10.2023.
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту

285

  • Разина Сафина (Ульмаскулова)
    Разина Сафина (Ульмаскулова)
    с. Сарманово (Сармановский район)
  • Зобаер Султанов
    Зобаер Султанов
  • гулия салихова
    гулия салихова
    г. Елабуга (Елабужский район)
  • Сыпбух Закиров
    Сыпбух Закиров

  • Бесплатная открытка хорошего дня, розы
  • Бесплатная открытка кот, целую, обнимаю, пожелание

8

  • пчеловод
    пчеловод
    14346 подписчиков
  • Улик
    Улик
    4275 подписчиков
  • "Для вас  и обо всём " -" Мир глазами женщин"
    "Для вас и обо всём " -" Мир глазами женщин"
    267633 подписчика
  • Самые полезные советы
    Самые полезные советы
    762799 подписчиков
  • Күңел хисләрем , шигъри юлларда.
    Күңел хисләрем , шигъри юлларда.
    10108 подписчиков

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

Зарегистрироваться