Бер җылы сүз җитә.
Онытмыйсың балам, көн дә иртән,
Әниеңнең хәлен белергә.
Күп кирәкми, җылы бер сүз җитә
Көннәр буе очып йөрергә.
Йокладыңмы әни, хәлең ничек,
Эчтеңме әле куеп, кайнар чәй?
Тәмле булсын чәең, сал мәтрүшкә,
Икәү җыйганнарын быел җәй.
Шушы сүзең җитә, балакаем,
Оныттыра барлык сызлауны.
Наз бөркегән тавышларың юа,
Күңелдәге сагыш, уйларны.
Дога укыйм балам, сиңа көн дә,
Телим матур, изге теләкләр.
Бер-беребезнең җылылыгын тоеп,
Типсен иде әле йөрәкләр!(жыр сузларе)