"Алсу Шәяхмәтова
ЧИРАТ.
(АХЫРЫ)
Җәмилә кайтмый тора башлагач, аңарга Рәзинә шалтыратырга тотынды.
- Җәмилә, син оныттыңмы әллә, әнине карарга синең чират бит, монда октябрь җитә хәзер, син кыймшанмыйсың да.
- Апай, менә сиңа бик җиңел ул әйтергә име. Мин инвалид ир карыйм, тагын өстемә карарга әнине өстәмәкче буласызмы?
- Җәмилә, әнине карарга кирәкми аны, ул үз көенчә йөри, ул бәби түгел, кирәк булса, ашарына да үзе пешерә, просто авылда бер ялгызын калдырып булмый бит инде, күршеләргә ташлап.
- Соң алай җиңел карарга булгач, нигә үзеңә алмыйсың соң? Син районда яшисең, авыл кебек, ал үзеңә генә.
- Җәмилә, әллә җизнәгезне беренче ел гына беләсезме? Нинди кеше икәнен белеп торасыз бит.
- Ан