Рима Фәхретдинова- Хафизова.
Гомер иткән ирем Ингел Зәки улынын якты истәлегенә багышлыйм.
Әллә ничек булды бу аерылу,
Анламыйча калдым барын да,
Япа- ялгыз ярга басып калдым, Утлы ачы- хәсрәт каршында.
Утә коннәр, утә тоннәр, утә айлар,
Туктап тормый еллар агалар,
Тик онытылмый икән бернәрсә дә,
Сагышлардан юк бит дәвалар.
Белмәгәнмен синнән башка жирне,
Сәер тынлык биләп аласын,
Сон анлыйбыз, сагыш якынайта
Яшәу белән улем арасын...