Район кулланучылар җәмгыятендә бергә озак еллар эшләгән, сентябрь аенда узенең 85 яшьлек юбилеен каршылаган элеккеге хезмәттәшебез Карачурина Фәнидә Сәетбаттал кызын истәлекле бәйрәме уңаеннан, шулай ук сентябрь аенда туган көннәрен билгеләгән барлык элекке хезмәттәшләрне матур гомер бәйрәмнәре белән ихлас тәбриклибез. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, имин тормыш телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп, муллыкта бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын сезгә.
Юллар озын, еллар тыныч булсын,
Кояш сипсен һәрчак җылысын.
Ак бәхетнең, шатлык-куанычның
Бирсен Ходай иң- иң зурысын.
Бертөркем ветеран хезмәттәшләрегез