Ун ел элек тормышымда чибәр кызны очраттым. Дөньяга булган уртак карашлар, максатлар безне кавыштырды дисәк тә була.
Безгә бергә рәхәт иде. Алисә белән ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Бер елдан балабыз туды. Бик көттем улым тууын. Бәхетем эчемә сыймады, хатынымны тагын да ныграк ярата башладым. Алисәгә бөтен эшендә ярдәм иттем – керләрне дә юдым, ашарга да пешердем, бала белән урамда йөрдем, төннәрен дә күтәреп чыга идем.
Аннары тагын бер улыбыз туды. Шулай итеп, Алисә биш ел декретта утырды. Бар да яхшы иде, мәхәббәте дә, назы да булды, матур яшәдек.
Тик хатын эшкә чыккач, мәхшәр башланды. Без еш сүзгә килә башладык, бер-беребезне аңлау бөтенләй бетте. Яз көне ул миннән читләште, ы