* Бәхет өчен туа һәр кеше.
Тагын яптык,гомер китабының,
Калын гына,үзгә бер битен...
Ак өметләр белән аяк бастык ,
Һәр кешедә тик изге теләк .
Хәерледән булсын бу туган ел,
Кайгы,хәсрәт ерак йөрсеннәр .
Икмәк уңсын ,илләр тыныч булсын,
Бар халык та рәхәт күрсеннәр !
Бар кеше дә бәхет өчен туа ,
Кан коярга түгел сугышта...
Туган җирдә яшәү насыйп булсын,
Рәхмәт әйтеп,һәрбер сулышта...
Гомер китабына язсак иде,
Бары яхшылыклар ,яктылык...
Яңа битен ачтык бу елның да,
Тыныч яшәсеннәр бар халык !
Халисә Гәрәева -С.15.01.2026.