Әрвахларга атап дога укыйк,
Рухлары тыныч , шат булсыннар.
Караңгы гүрләре якты булсын,
Иман нуры белән тулсыннар.
Бер көн килеп , без бит үзебез дә,
Мәңгелек йортка күчеп китәрбез.
Без дә якын кешеләребездән,
Тилмереп догалар көтәрбез.
Дога укып башлыйк көнебезне,
Догасыз йортта бәракәт булмас.
Ходаем барысын да күреп тора,
Үзенең рәхмәтеннән ташламас.
Адашканга туры юл күрсәтер,
Саклап йөртер бәлә - казадан.
Тәсбих тотып , бисмилланы әйтеп,
Көнебезне башлыйк догадан.
Мәдинә Ихсан