ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!!!
Яңа ел белән, дусларым!
Яңа уңышлар белән!
Яңа бәхет ,сөенечләр ,
Яңа өметләр белән!
Һәрчак дустай тату, матур
Булсын безнең киләчәк .
Ә калганын...сорый белсәк
Ходай үзе бирәчәк.
Күтәрәек бокалларны!
Кабул булсын теләкләр.
Шатлык тулы сөенечтән,
Ярсып типсен йөрәкләр.
Яңа ел белән, дусларым!
Дөньялар тыныч булсын!
Якты,матур,тату тормыш
Һәркемгә насыйп булсын!
Клара Сафарова Дүртөйле шәһәре.
31 .12.2025ел.