Шаран районы, Бурсык авылының 285еллыгына багышлап.
ТУГАН АВЫЛЫМ-ГОМЕР БИШЕГЕМ
Без утырткан ап-ак каеннар да,
Картайганнар, безгә тиңләшеп.
Яшел яфракларын лепердәтеп,
Калалар күк безгә эндәшеп.
Еллар уза, чабыш атларыдай,
Чалланалар чигә чәчләре.
Махы бирмәс кебек тоелсак та,
Кибә икән яшьлек яшьләре.
Ут чәчрәтеп, алдынгылык бирми,
Йөргән чаклар күптән еракта.
Төшкә генә керә, чишмәләрдә,
Керләр чайкаган чак улакта.
Авыл уртасында Таллы кое,
Тирә ягы бәбкә үләне,
Колач җитмәс өянкеләр иде,
Искә алып үтсәк үткәнне.
Барысы да тик күңелдә генә,
Матур булды безнең балачак.
Гүзәл яшьлек кулын болгый кебек,
Хәтерләрдә мәңге калачак.
Сугыштан соң туган балаларыбыз,
Дөнья киң