Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чарада республика кунаклары — Россия Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин катнашты. 38 кеше дәүләт бүләкләре лауреатлары булды. Шулар арасында районыбызның "Рассвет «хуҗалыгында сыер савучы булып эшләүче Порфирьева Лидия Михайловна да бар иде. 38 ел хезмәт стажы булган Лидия Михайлова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.