Фидан Гафаровның вафаты белән бер бөтен эпоха тәмамланды. Миңа калса, үз заманында хатын-кызлар өчен аннан да чибәррәк, аннан да талантлырак кеше булмагандыр. Яшерен генә булса да, барысы да аңа гашыйк булган. Аның буй-сыны, актерлык осталыгы, моңлы тавышы, баянда уйнавы — боларның барысы да кешеләрне битараф калдыра алмаган.
Фидан Гафаровның иҗатын, әни (тёща) һәм бертуган апасы да бик яраткан. Спектакль белән Казанга килүен көткән. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар күпчелек хатын-кызлар Фидан абыйның залдан чыгуын зарыгып көткәннәр: кемдер автограф өмет иткән, кемдер, бер генә мизгелгә булса да, аның янында тору бәхетенә ирешергә хыялланган.
Авыр туфрагы җиңел, рухы шат, урыны җәннәт тү