Туып үскән йортның уты сүнде,
Сагыш басты иркә күңелне.
Туктамыйча яуган яңгыр сыман,
Күз яшьләре безнең түгелде.
Ихатаның ятимлеген тоеп,
Шыксыз җилләр куыш уйнады.
Әти, әни, сез киткәннән бирле
Күңел бары сезне уйлады.
Алты бала - алты бөртегегез
Бөтерелде ишек төбендә.
Бикле йозак, өзеп өметләрне,
Каршы алды менә бүген дә.
Бер ел үтте, әти, син юклыкка...
Синсез үтте, әни, кырык көн...
Их, нигә соң болар төштә түгел?!
Их, нигә соң болар барсы - өн!
Исән булсаң, газиз әниебез,
Кайтыр идек туган көнеңә.
Җитмеш бишең - олуг бәйрәмең бит,
Әй сөенер идең, үзең дә!..
Котлар иде онык-оныкачлар,
Бербер артлы үбеп битеңнән...
Хезмәт сөеп, янып яшәдегез -
Гомерегез матур үтелгән...
Әти, әни, туган