Кеше булып калырга авыр бу җирдә,
Юлларыбызда була күп ялгышлар
Авырлыклар, байлыклар биреп,
Һәр беребезне сыный язмышлар.
Тормыш кырыс, усалландык,
Ак-караны күрми гомер итәбез.
Гафу үтенеп, кичерә белеп, ачусыз,
Яшисе дә, юк шул, белмибез.
Тышкы яктан гына матурлар да күп,
Ә күңелләрен баскан каралык.
Тормышларының түре якты булыр,
Күңелләренә үтеп керсә яктылык.
Үз дөньябыз белән генә торабыз,
Дус-туганнар белән узышабыз.
Ишек бикле, капка ябык хәзер,
Байлык белән кайчак сыналабыз.
Уза алмас беркем беркемнән,
Зират барыбызны тигезләр.
Байлыкны да алып китеп булмас,
Кәфен белән генә җирләрләр.
Аллаһыбыз кулында гомерләр,
Үкенмәслек итеп яшәп калыйк.
Йөзләрдә балкысын матурлык,
Күңеллә