Яңа яуган кардай ап-ак биттән,
Башлыйбыз тормышның бу елын.
Кил тизрәк! Көтәбез сине күптән!
Сикәлтәсез булсын тик юлың!
Багылыйбыз өметләрнең зурын,
Теләк тулы туар таңыңа.
Алып кил бу елда иң матурын,
Гомернең лаеклы данына.
Кайгырабыз, эчтән ялынабыз,
Бәхет, шатлык теләп юрыйбыз.
"Хуш киләсең"- диеп талпынабыз,
Дөньяга изгелек юллыйбыз.
Акла ышаныч тулы йөрәкне,
Бүләкләрең жәлләми тарат.
Сандугач сөйгән кебек тирәкне,
Син дә безне шул тиклем ярат.
Ярат һәм хөрмәт ит барыбызны,
Сине көтте олы, кече дә.
Тик сүндермә, яктырт ул йолдызны,
Синдә без дәртле дә, көчле дә.
Төкле булсын юлың, рәхим ит,
Юл бирәбез без колач ачып.
Һәрбер өй дә көтә бәхет бит,
Һәр йөрәктә сиңа юл ачык!
Раиль Ки