ХАМАТНУР дустыма...
ХАМАТ дип гәрәп телендә
Эссе кояш атала.
Иреклек, кыюлык, ныклык,
Мактау сүзен аңлата.
НУРны барыбыз да белә,
Ул КОЯШның яктысы.
Иртә таңнан НУРын сибеп,
Кешене уятасы...
Хезмәттәш дустым ХАМАТНУР
Бик күп җылы өләште.
Тараткан якты НУРыннан
Күп кеше файда тапты...
Исеме җисеменә килгән,
ЗинНУР улы ХАМАТНУР.
Матур шигырьләре белән
Тарата дөньяга НУР!
ХАМАТНУР һаман НУР сибә,
Үзе ерак булса да.
Җылыта безнең күңелне
Шигырь аша булса да...
Фамилиясе Маннанов,
Аны бар кеше белә.
Халыкка күп хезмәт иткәч,
Дан, НУРы һаман килә!...
Ераклардан НУР тараттың,
ХАМАТНУР НУРлы идең.
Безгә НУРыңны өләшеп,
Җылыкаеңны бирдең...
Тормышны бик нык яраттың,
Кешеләргә дан аттың.
Эчке