ЙОРТКА, НИГЕЗГӘ ДОГА КЫЛЫП ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ.
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр.
Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булг