ИБӘТ ЧИШМӘСЕ.
РИФ ШАФИГУЛЛИН.
Күрдем авылында чишмәләр күп,
Берсе аның "Ибәт" чишмәсе.
Яме-тәме үзенә тартып тора,
Куаныплар суын эчәсең.
Ибәт булган бик һөнәрле кеше -
Алтын куллы, уңган тимерче.
Көчле кулларында ут уйнатып,
Тимерләргә җаннар өрүче.
Тулы исеме Ибәтулла аның,
"Ибәт" булган халык телендә.
Кемнең кем икәне, яхшылыгы
Кылган эшләреннән күренә.
Ибәтулла ачкан бу чишмәне,
Чистарткан ул аны, караган.
Миннән соң да тәрбияләгез, дип,
Улларына әйтеп калдырган.
Ибәтулла улы Әхмәтнәби
Ул чишмәне тоткан тәртиптә.
Әтисенең сүзен онытмаган,
Авырлыклар күреп, үтеп тә.
Хәзер Әхмәтнәби улы Камил
Бу чишмәне куйды матурлап.
Бик күп аның кылган изгелеге,
Рәхмәт әйтәм сиңа бик зурлап.
Вакыт табып