Рәфинә Ганиуллина белән интервьюдан өзек 👇
- Сеңелләрең кияүдәме?
- Резидә әле дә Һиндстанда. Ике ел элек эшкә дип киткән иде, пандемия аркасында әлегә шунда калды. Кияүдә түгел. Өченче сеңлебез Люция – кияүдә, балалар бакчасында эшли. Биюче дә әле ул. Әлегә балалары юк, әмма бик телиләр. Төпчек кызларыбыз Аиша белән Гөлсу кияүдә түгел. Безнең яшь аермабыз әз булгач, алар да 30 тирәсендә. Мин моңа гаҗәпләнмим дә, хәзер кеше кияүгә чыгарга бик ашыкмый. Икенче яктан, вакытында күзле-башлы булырга кирәк.
- Ни сәбәпле Аиша сездән читләште?
- Бу хакта Инстаграмда гел сорыйлар. Аиша бездән генә түгел, гомумән, тирә-юньдәгеләрдән читләште. Араларны бозды гына түгел, өзде. Ул үз эченә бикләнде.