Картинэй.
"Усал" дидек, картинэбез
Безне бит , тирги иде,
"Сезнен кебек тэртипсезлэр
"Ыкругта" да, юк "- диде.
"Урам буйлап йогерэсез,
Тузанлы, тэпиегез,
Сез балалар, аны ойгэ
Ныклап, юып керегез!"
Ипи кисэ, хэр валчыгын
Жыеп ала учына,
Мендэр астында бэрэнгесе
Суынган булыр, чак кына!
Сотле чэен салып бирэ
Ватып татлы шикэрен,
Башыбыздан сыйпап ала
Урын жэя, кичлэрен.
Кинога барабыз" диеп
Сорап керэбез акча,
Кульяулыктан биш тиенне
Сала иде хэр учка.
Биш тапкыр намазын укый
Ак яулыгы, башында,
Ничек кенэ олгерден сон
Картинэем, барсына ?
Балачагым искэ тошэ ...
Куз алдында- картинэй...
Сагынсам да, еласам да
Юл юк, ана , илтердэй...
Автор Альфира Гайфуллина
Тубэн Кама