Фрунзеның – уты, Динеснең коты ул!
Урындагы хуҗалык җитәкчесе Фәйрүз Галиев хакында якташлары зур хөрмәт белән шулай ди.
Федоровка районындагы Фрунзе исемендәге кооператив республикада элек-электән тотрыклы эшләүче, җитештерү күрсәткечләрен елдан-ел арттыра баручы, үсешкә юл тоткан хуҗалык буларак билгеле. Моны, әлбәттә, тәү чиратта, районда иң зур татар авылы булган Динес халкының уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге, фидакарьлеге, җитәкчеләренең исә булдыклылыгы, чын-чыннан хуҗаларча караш йөртүе, максатчанлыгы белән бәйләп карарга кирәк. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтү урынлы, динеслеләр элек-электән читтән килүчеләргә түгел, нигездә, шушы бәрәкәтле туфракта яралып, кече яшьтән хезмәт тәмен т